Кибет киштәләрендә без ялтырап торган җиләк-җимешләрне күзәтә алабыз, ешрак бу алма һәм грушада була. Әлеге күренеш җимешне парафин яки балавыз белән эшкәртү хисабына барлыкка килә. Моны саклау вакытын озайту өчен эшлиләр: мондый җиләк-җимешләр 6-8 ай чамасы сафлык һәм товар төсен саклыйлар. Әмма алар сәламәтлек өчен куркынычмы? Бу сорауга Life.ru га нутрициолог Вероника Гусакова җавап бирә.
Җимешләрнең балавыз белән эшкәртелгәнен белү өчен, аларны кайнар суга салып карарга мөмкин: югары температурада балавыз «эри» һәм суда май элпәсе барлыкка килә. Балавыз белән бәйле берничә миф бар. Беренчесе – балавыз эшкәртелми һәм эчәклек стеналарына ябышып кала.
«Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә балавыз саклау үзлекләрен яхшырту һәм саклау вакытында продуктларга дымнарын югалтмаска мөмкинлек бирә. Бу – азык-төлек материалы, ул катгый куркынычсызлык тикшерүен уза. Балавыз составында умарта балавызы, яки карнауб балавызы (карнауб пальма агачы яфракларыннан ясала) кебек табигый ингредиентлар кулланыла. Бу органик матдәләр эчәклек эшенә тискәре йогынты һәм организмга токсик йогынты ясамыйлар. Шундый ук уңыш белән кәрәзле балны да кулланудан куркырга мөмкин булыр иде», – ди белгеч.
Икенче миф өслектә тузан, пычрак утыруы һәм патоген микроорганизмнарның үрчүе турында сөйли. Чынбарлыкта балавыз өстенә тузан һәм пычрак утыра, ләкин эшкәртелмәгән продуктлар белән чагыштырганда күбрәк түгел. Микроорганизмнар мәсьәләсендә хәл киресенчә: балавыз гөмбә һәм күгәрек үсешен туктата, дип аңлата нутрициолог.
Әмма теләсә нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне — алар балавыз белән эшкәртелгәнме яки юкмы – җентекләп юарга кирәк. Мәсәлән, балавыз кайнар суда юыла, юу өчен губка яки щетка кулланырга мөмкин. Ә менә сабын яки савыт-саба юу чарасы белән файдаланырга ярамый, чөнки аларның кисәкчәләре организмга зыян китерергә мөмкин.
Күпләр продукт тиресен пычак белән чистарта, ләкин бу вакытта җиләк-җимеш өлешчә файдасыз була. Чөнки аның кабыгында зур күләмдә клетчатка бар, ул ашкайнатуны нормальләштерүдә мөһим роль уйный, кандагы шикәр күләмен көйли һәм төрле авыруларны, шул исәптән симерүне һәм йөрәк-кан тамырлары патологияләрен булдырмаска булыша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез