Россия Оборона министрлыгының Кадрлар баш идарәсе җитәкчесе генерал-лейтенант Юрий Кузнецов тоткарланган. Бу хакта “ТАСС” хокук саклау органнарындагы чыганакларына таянып яза. Генералның эш урынында һәм өендә тентү уздырганнар, аны СИЗОга озатырга ниятлиләр.
“Генерал-лейтенант Кузнецов җинаять кылуда шикләнелеп тоткарланган. Бу эшне тикшерү белән Россия Тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе шөгыльләнә”, – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Аның әйтүенчә, Кузнецовның эш урынында һәм өендә тентү узган. Тикшерүчеләр генералны сак астына алу өчен судка мөрәҗәгать иткән дә инде. Җинаять эшенең башка нечкәлекләре турында әлегә хәбәр ителми.
Кузнецов бер ел элек – 2023 елның маенда Оборона министрлыгының Кадрлар баш идарәсе җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгән. Моңа кадәр, 2010 елдан бирле, Кораллы көчләр Генераль штабының 8нче идарәсе җитәкчесе вазыйфасын биләгән. Ул Оборона министрлыгы кысасында дәүләт серен саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез