Азан яңгыраганда эштән туктап тору мәҗбүриме? Үпкә саклау нәрсәсе белән куркыныч? Хыянәттән соң тормыш бармы? Үсемлекләр каргый аламы? Көндәлек тормышыбызда динебезгә бәйле мондый сораулар еш очрый. Бүгенге сәхифәбезне дә шуларга багышларга булдык.
Укучыларыбызны борчыган сорауларга Уфадагы «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин ачыклык кертте.
– Ни өчен азан тавышы яңгыраганда мөселман кешесе, бөтен эшен ташлап, туктап торырга тиеш?
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Йә, иман китергән бәндәләр, кайчан җомга намазына чакыралар, үзегезнең сату-алу эшләрен калдырыгыз һәм Аллаһны зикер итүгә ашыгыгыз. Бу сезнең өчен хәерле булачак», – ди. Шул рәвешле, җомга намазы җитеп, азан яңгырауга, мөселман, бөтен эшләрен калдырып, намазга ашыгырга тиеш. Бу – Аллаһы Тәгаләнең боерыгы. Әлеге таләп шул ук өй җыештыруга да кагыла. Мөселман илләрендә дә, азан яңгырау белән, зур базарларда мөселманнар күбесе кибетләрен бикләп тә тормыйлар, шул килеш кенә калдыралар да мәчеткә намазга китәләр. Беркем дә шушы вакытта андагы бернәрсәгә дә тими, урлашмый, җинаять кылмый. Намазны укыгач, кире үз урыннарына кайтып, сату-алу эшләрен дәвам иттерәләр.
– Өч көннән артык үпкә саклау – гөнаһ, диләр. Бу чынлап та шулаймы икән?
– Әйе, бу, дөрестән дә, шулай. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Мөселман кешесенә өч көннән артык үпкә саклау, сөйләшмәү тыела. Иң беренче булып сәлам биргәне – иң хәерлесе», – ди. Икенче бер хәдистә: «Кем дә кем үпкә саклап, мөселман кешесе белән өч көннән артык сөйләшми йөри, шул утка керә», – ди. Шуңа күрә бу пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең боерыгы булып тора. Ул безнең өчен кагыйдә булырга тиеш. Шуңа күрә хәтта шаярган очракта да сүзеңне үлчәп әйтергә кирәк.
– Ир яки хатын, тормыш иптәшенең хыянәтен кичереп, гаиләне саклап калып, алга таба да бергә булырга карар кылса, алар бу очракта эшне нидән башларга тиеш? Дин буенча хыянәттән соң яңадан бергә яши башлауның билгеле бер тәртибе бармы?
– Ни кызганыч, хыянәт мөселман гаиләләрендә дә еш очрый. Гаиләдә ир яки хатын тормыш иптәшенә хыянәт итсә, бу никахны бозмый. Ягъни хыянәт никахны бозмый, хыянәт итүче зур гөнаһ кына кылган була. Бу очракта иң беренче чиратта барын да уртага салып сөйләшеп, хыянәтнең сәбәпләрен ачыкларга тырышырга кирәк. Кемдер хыянәтне кичерә ала. Аерылырга карар кылган кеше араны өзә. Бу очракта нәрсә эшләргә икәнен кеше фәкать үзе хәл итә. Дин буенча хыянәттән соң яңадан бергә яши башлауның билгеле бер тәртибе юк.
– Кешегә хайван каргышы да төшә ала, дип ишеткәнем бар. Кызык булып китте: адәм баласын үсемлекләр дә каргый аламы икән?
– Үсемлекләр каргышы турында төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма хайваннарга карата динебез мәрхәмәтле булырга куша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) бөтен хайваннарны да яраткан. Шулай бервакыт аның чапанына бер песи менеп йоклаган. Ул, шушы песигә мәрхәмәтлек күрсәтеп, аны уятмыйм дип, чапанының итәген кисеп алган. Аның бер өлеше песи астында калган. Бу песигә генә түгел, бөтен хайваннарга да кагыла. Аларның барысын да Аллаһы Тәгалә яралткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез