Газетага язылу

Өч мәет һәм тимер өеме: Татарстанда коточкыч юл һәлакәте булган

Бүген Әгерҗе районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Kia автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм каршыга килә торган «Камаз» белән бәрелешкән.

Фаҗига нәтиҗәсендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры урында һәлак булган. Хәзер һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре