Нәкъ өч ел элек махсус хәрби операция башланган иде. Әлеге уңайдан aksubayevo.ru басмасы СВО зонасында хезмәт итүче Аксубай районы офицеры хатынының иренә язган хатын урташтырган.
«3 ел…
Кадерлем Егор Николаевич.
Өч ел элек безнең тормышка сугыш үтеп керде.
Ул вакытта, 2022 елның 24 февралендә, без үзебез белән нәрсә буласын уебызга да китермәдек.
Син чираттагы командовкаңа киттең, ә мин – көмәнле, кулымда 10 айлык һәм янымдагы 5 яшьлек кызым белән йоклап калдым һәм юлыңа ашарга да әзерләмәдем.
Син берцы, бушлат, башлык киеп киеп кердең, йокымсыраган мине күреп өметсез генә:
Ну.... Алайса мин киттем! – дидең.
Соңыннан без 8 айдан соң гына күрештек.
8 ай буе берәр минут шалтыратышу.
8 ай буе минем күз яшьләремә чыланган, кәгазьгә язылган фронт хатлары.
8 ай көтү, сагыш, параличлангандай курку һәм йокысыз төннәр.
Улыбыз сугыш башланганнан соң беренче тапкыр син ялга кайткан көнне туган иде.
Безнең белән нәрсә буласын кем белсен?
Хәзер безнең тормыш шалтыратудан – шалтыратуга, очрашудан очрашуга кадәр.
Мин сине көтәргә өйрәндем.
Һәм бөтен ил "Җиңү"дип кычкырган көнгә кадәр көтәчәкмен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез