Оятлы булу – бәхет. Оятсызлык өчен нәрсә көтә?

Динебездә оялчан булу иманның бер билгесе санала. Мөселманны бизәүче иң күркәм сыйфатларның берсе дә ул. Әмма аның да чиге булырга тиеш. Адәм баласы кемнән оялырга тиеш? Оятсызлык өчен нәрсә көтә?

«Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин белән шул хакта сөйләштек.

– Адәм баласы үзен мөселман дип әйтә икән, ул үзендә яхшы сыйфатлар булдырырга тиеш. Оялу – шушы күркәм сыйфатларның берсе. Кеше, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләдән һәм аннан соң гына кешеләрдән оялырга тиеш. Хәдисләрдә дә: «Оялу, күп сөйләмәү – иманның ике тармагы. Күп сүз сөйләү һәм оятсызлык – икейөзлелекнең ике тармагы», – диелә. Оялу хисе булмау аркасында адәм баласында рәхмәтсезлек һәм канәгатьсезлек кебек яман сыйфатлар пәйда була. Адәм баласы Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләрен күрми, аннан канәгать булмый башлый. Рәхмәтсезгә әверелә. Адәм баласы Аллаһы Тәгалә каршында ояла белергә тиеш. Кеше Аллаһы Тәгаләнең аңа күпме нигъмәт биргәнен санап караса, үзен чынлап та оятсыз дип санар иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бу дөньяда иң оялчан кеше булган. Хәдисләрдән аңлашылганча, ул кияүгә чыкмаган, өйдә утырган яшь хатын-кыздан да оялчанрак булган. Анда: «Аңа нәрсәдер ошамаса, без моны аның йөзеннән күрә идек», – диелгән. Пәйгамбәребезнең бу сыйфаты, үз-үзен тотышы – безнең өчен чын, камил үрнәк.

– Оялчанлык кешегә тумыштан салынамы?

– Хәдисләрдә: «Оялчанлык ул – иманнан», – диелә. Икенче бер хәдистә: «Һәрбер адәм баласы бу дөньяга фитри иман белән туа», – дигән юллар бар. Иман белән тугач, димәк, аның күңелендә яхшы сыйфатлар бар. Ул аңа тумыштан бирелгән. Оялу да – шушы тумыштан бирелгән күркәм сыйфатларның берсе. Мондый кеше тәкъва була, Аллаһы Тәгаләдән курка, аңа гына ышана, аннан гына сорый, аңа гына рәхмәт әйтә. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрен дә яхшы рәвештә кора, аларны рәнҗетми, җәбер-золым кылмый. Иманлы булып туган бала, яшәү дәверендә ислам диненә каршы килгән гамәлләр кылып, оятын югалтырга мөмкин. Әмма гомер озынлыгы белән, иманга кайткач, ул мөселманга хас күркәм сыйфатларны кабат үзендә булдыра башлый. Шуңа күрә оялчанлык тумыштан гына килми, кеше аны үзендә тәрбияли дә ала. Бүген күпләргә әнә шул сыйфат җитми. Тарихка күз салсак, бер йөз элек халкыбызның нинди тыйнак һәм оялчан булганын күрербез. Урамнан хатын-кыз узып барганда, аның каршына ир-ат килсә, ул аңа күтәрелеп тә карамаган. Ничек киенгәннәрен дә күз алдына китерәбез. Бүген моның нәкъ киресе күзәтелә. Тыйнаклык, оялу дигән әйбернең эзе дә юк. Хатын-кызларның киенү рәвеше дә, үз-үзләрен тотышы да бик куркыныч. Урамда ачыктан-ачык оятсыз гамәлләр кылган кешеләр дә, кызганыч, бик еш очрый бүген. Йөз ел эчендә дөнья ничек үзгәрде!

– Оялуның тагын нинди төрләре була?

– Тыелган оялу да була. Бу очракта адәм баласының оялу сыйфаты, чикләрдән чыгып, ул ислам динендә рөхсәт булган гамәлләрдән дә тыела башлый. Шул рәвешле оялу динебездә тыела. Чикләрне белергә кирәк. Адәм баласы кирәк җирдә оялырга, кирәк җирдә, оялып тормыйча, сүзен дә әйтергә тиеш.

– Оялу өчен әҗер-савап каралганмы? Оятсызлык өчен нәрсә көтә?

– Оялган өчен, әлбәттә, әҗер-савап каралган. Бер хәдистә: «Оялу бары яхшылык кына алып килә», – дигән юллар бар. Тормышта төрле хәлләр була. Әйтик, дусларың белән сөйләшеп торганда берәрсе сүгенеп җибәрергә мөмкин. Икенче берләре, аның сүзләрен куәтләп, тагын да алга җибәрә. Ояты булган кеше аны шушы урында туктатып, сүзне башкага борырга тиеш, үз мисалында болай сөйләшергә ярамаганын күрсәтергә тиеш. Моның өчен кеше әҗер-савап алачак. Ниндидер оятсыз гамәл кылыр алдыннан үзе баш тартса, моның өчен дә аңа һичшиксез савап була. Ачыктан-ачык оятсызлык кылган кеше исә моның өчен җәзасын алачак. Аллаһы Тәгалә яшерен рәвештә кылган оятсызлыкларны да күрә. Әгәр кеше моны Аллаһы Тәгалә каршында да, кешеләр алдында да кыла икән, ул икеләтә гөнаһлы була.

– Кайберәүләр ата-анасыннан, йортыннан, гомумән, хәзерге булган тормышыннан ояла. Бу гөнаһмы?

– Аллаһы Тәгалә каршында рәхмәтсезлек, канәгатьсезлек күрсәтү, әлбәттә, гөнаһ. Кешенең булганына шөкер итмәве, канәгать булмавы, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләдән оялмаудан килә. Адәм баласының шундый бер кызык ягы бар: кеше нинди генә хәлдә яшәмәсен, иң беренче чиратта, үзеннән өстә булган, яхшырак яшәгән кешеләргә карый. Үзеннән начаррак хәлдә көн күргән кешегә борылып та карамый, шөкер итми. Шул рәвешле ул рәхмәтсезлек күрсәтә. Бу шулай ук Аллаһы Тәгаләдән оялмаудан килә. Шушы оятсызлык сыйфаты кешедә рәхмәтсезлек, канәгатьсезлек тудыра. Шул рәвешле үзенә гөнаһ ала.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре