Прокуратура хезмәткәрләренә Алабугада яшәүче, оныгы махсус хәрби операциягә киткән хатын-кызның хокукын якларга туры килгән. Бу хакта Татарстанның Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пенсионерның җир кишәрлеге юлдан түбән урнашкан икән. Шул сәбәпле, көчле яңгыр яуганда, кар эрегәндә ишегалдын һәм йортын су баса. Яңгыр суларын агызу торбалары юк.
“Закон нигезендә, җирле үзидарә органы яңгыр суларын агызу мәсьәләләре өчен җавап бирә, һәм ул тиешле подразделениеләрнең су агызу торбаларының төзек булуын контрольдә тотуга бурычлы. Шуңа да карамастан, район башкарма комитеты әлеге проблеманы хәл кылу өчен бернинди дә чара күрмәгән”, – дип билгеләп үтелгән республика прокуратурасында.
Нәтиҗәдә җирле үзидарә органы җитәкчесенә кимчелекләрне юкка чыгару таләбе белән күрсәтмә бирелгән. Күрсәтмә буенча, пенсионерның җир кишәрлегендә су агызу торбалары сузганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез