Республикада сентябрь аенда явым-төшем күләме нибары ике миллиметр тәшкил иткән.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, октябрь ае җылы киләчәк. Явым-төшем дә аз булачак. Айның беренче декадасында һава температурасының нормадан дүрт градуска югарырак булуы фаразлана. Яңгырлар көтелми.
Иртәгә – 2 октябрьдә төньяктан һава агымнары үтеп керү сәбәпле, температура берникадәр кимиячәк. Әмма барыбер нормадан югары булачак. Хәзерге вакытта тәүлеклек уртача температура +8+9 градус булырга тиеш. Әлегә ул +11 градус чамасы. Якындагы көннәрдә термометрның терекөмеш баганасы +15...+17 градус, төнге сәгатьләрдә +3...+7 градус күрсәтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез