Олег Газманов Камал театры турында: «Мондыен күргәнем юк иде әле!»

Бүген Казанда «Чишмәләр. Балалар» («Родники. Дети») балалар җыры фестиваленең финалы уза. Татарстан башкаласында Россиянең 22 төбәгеннән килгән балалар чыгыш ясый. Чара Камал театрының яңа бинасында уза.

Проектны уйлап табучы, жюри рәисе Россиянең халык артисты Олег Газманов Камал театрының яңа бинасына бәя бирде. «Минем сәхнәгә чыкканыма 56 ел, әмма мондый театр күргәнем юк иде. Чарада катнашучы балалар да шаккатып йөри. Монда эшләү - үзе бер рәхәт», - диде җырчы.

Сүз уңаеннан, проект тарихында беренче тапкыр концертны бала алып барачак. Казанда алып баручы итеп «Голос» проекты финалисты Сәид Галиуллинны сайлаганнар. Аңа «Мәскәү-24» каналы алып баручысы Мария Рыбакова ярдәм итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре