Татарстан вице-премьеры – республиканың Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия халык артисты Олег Газмановка армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган истәлек медален тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Газманов вәкиллектә Әхмәтшинга сүзләрен апрель аенда Мәскәүдә “Мәскәү – Татарстан күпере” IX яшьләр форумында укып үткән җырының әзер язмасын күрсәткән. Җыр күпмилләтле халкыбызның Ватанны яратуына багышланган. Артист шул чагында бу җырын киләсе елда башкарачагын, шулай ук татар телендә сәламләү сүзләрен дә өйрәнәчәген вәгъдә иткән.
Җырда, аерым алганда, шундый сүзләр бар: “Я – русский, я – татарин, я – чеченец, я – башкир, / Я всей страны народ, и мы все вместе русский мир! / Буряты и евреи, дагестанцы, ингуши — / Все те, кто здесь родился и кто Родину нашли.”
Вәкаләтле вәкил халык артистына “Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел” истәлек медален тапшыру белән беррәттән, аны Татарстанның Мәскәүдәге Мәдәният көннәренә дә чакырган. Гадәттә бу чара август аенда үткәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез