Россия спорт министры Олег Матыцин бүген Казанда өр-яңа "Искәндәр" футбол-регби манежы ачылышында катнашты. Чарада ул федераль министрлык исеменнән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
- Министрлык исеменнән без республикага, аның президенты Рөстәм Миңнехановка һәм татарстанлыларның бердәм командасына спортны үстерүгә игътибарлы булулары һәм югары казанышларга ирешү өчен уңайлы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт җиткерәм. Иң мөһиме, минемчә - массакүләм һәм балалар спортын үстерү. Һәм бу манежның ачылышы да шуның тагын бер дәлиле. Заманча инфраструктура төземичә спорт белән шөгыльләнүне тәэмин итү мөмкин түгел, - диде Олег Матицын.
Министр искәрткәнчә, Россия Президенты 2030 елга спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын 70% ка җиткерү бурычын куйды. "Мондый комплексларны төзү - бу бурычка ирешүдә мөһим бер өлеш булып тора", - диде Олег Матицын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез