2025 елда Казанда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә 27,8 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, диелә шәһәр мэриясенең документлар җыентыгында. Бу 2024 елда шул максатларга бүленгән акчадан 4,8 миллион сумга күбрәк.
Исемле премияләр VIII сыйныф укучылары арасындагы республика олимпиадасында (24 фән), Татарстан Республикасы тарихы һәм геология буенча республика олимпиадасында, VII-XI сыйныф укучылары арасындагы республика олимпиадасында (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре) җиңүчеләргә һәм призерларга биреләчәк. Шулай ук акчалата бүләкне Бөтенроссия олимпиадасының төбәк, йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар да алачак.
VIII сыйныф укучылары арасындагы олимпиадада, геология буенча олимпиадада җиңүчеләр һәм призерларны - 5 мең, VII-XI сыйныф укучылары арасындагы олимпиадада һәм Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне − 20 мең, Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын - 30 мең, шул ук этапта җиңүчеләрне 40 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез