Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты башлыгы Яна Лантратова эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка 75 яшьтән өлкәнрәкләрне, түләмәсәләр дә, җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Җәмәгать транспортында озатучысыз баручы 75 яшьтән өлкәнрәкләрне, түләмәсәләр яки ташламадан файдалану хокукын раслый алмасалар да, автобус, трамвай яки троллейбустан төшереп калдыруга тыю билгеләүне күздә тотып, гамәлдәге законга төзәтмәләр әзерлим”, – диелгән депутатның хатында.
Лантратова искәртеп үткәнчә, хәзер законда озатучысыз баручы 16 яшькә кадәрге балаларны яки беренче группа инвалидларны, түләмәгән очракта да, транспорттан төшереп калдыруны тыю каралган. Аның әйтүенчә, өлкәннәр өчен дә шулай булырга тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез