Казанның Вахитов районы суды мошенникларга булышкан 22 яшьлек егетнең (Пермь краеннан) эше буенча хөкем карары чыгарган. Егет, аферистларның курьеры буларак, Үзәк банк “хезмәткәрләренә” ышанган пенсионерларның акчасын җыйган. Суд аны берничә мошенниклык очрагы буенча гаепле дип танып, 5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, төркемдә катнашучылар узган елның 3 июленнән 29 июльгә чорга Казанда яшәүче өлкән яшьтәге 3 кешене алдаган. Янәсе, җинаятьчеләрдән саклык акчагызны сакларга кирәк, дигән булып, алар пенсионерларның барлык акчаларын курьерга тапшырырга күндергән. Мошенниклар курьеры шушы чор эчендә өлкәннәрдән 7 миллион 600 мең сумнан артыграк акча җыеп, тегеләргә тапшырган.
Вахитов районы прокуратурасы курьерның гаебен тулысынча таныган. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. Башкаларына карата кузгатылган җинаять эше аерым каралачак. Аларның кем икәнлекләре билгеләнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез