Туксан тугыз яшьлек бабай янына фәрештәме, кемдер төшкән дә ун чикләвек биргән, имеш.
– Менә шушыларны ватып ашый алсаң, теге теләгеңне кабул итәм – иң гүзәл кыз синеке булачак.
Бабай шундук дәртләнеп, балкып киткән. Яткан җиреннән сикереп торып баскан һәм белгән догаларын укып, рәхмәтләр яудыра-яудыра, теге чикләвекләрне алып калган. Калуын калган да, тешләре юк бит. Өч көн буе авызында әвәләгән бу. Шуннан теге әйбәт зат кабат бабай янына килгән:
– Ничек соң, ватып бетерәсеңме әле?
– Бетерәм, бетерәм, – дип авызындагы чикләвекне тизрәк әүшәләргә тотынган карт. – Менә моншын ватшам, тугыж гына кала.
Олыгая башлагач та адәм баласының дәрте кимеми бугай. Ир-ат барыбер мәхәббәттән ваз кичмәскә омтыла, гүзәл кызлар турында уйлый – инде бу өлкәдә киләчәге булмаса, үткәннәрен исенә төшереп юана. Хәтта әҗәлен дә гүзәл зат рәвешендәрәк итеп күз алдына китерергә омтыла. Бәлки дәрт тә түгелдер инде ул, матурлыкка омтылуның берәр төредер.
Безгә үлемне бик хәтәр куркыныч кыяфәтле итеп сеңдерәләр бит инде. Китапларда да, киноларда да ул чалгы тоткан кара чапанлы гыйфрит рәвешендәрәк сурәтләнә. Йөзе дә күренми. Кара төстән киенгәч, күңелгә шом сала. Чалгысы да куркыта – чабып өзә торган нәрсә бит. Бер вакыт шул гыйфрит килеп чыгар да, кулыңнан җитәкләп, тормышның бер караңгы почмагына алып китәр, шунда җиткәч, синең гомер җебеңне чабып өзәр шикелле тоела. Шулхәтле яратып, чат ябышып яшәгән дөньядан шулкадәр котсыз итеп китәсе килми. Яктырак урында булса, яхшырактыр шикелле була. Якыннарың, туганнарың озатырга килгән, мәсәлән. Күзләрендә – яшь, телләрендә – татлы сүзләр... «Китмә, зинһар!» – дип ялваралар. Ә син тәкәббер генә караш ташлыйсың да үтә күренмәле ап-ак күлмәкле, гүзәл сынлы әҗәлбикәңне култыклап, алсу чаршау артына кереп югаласың. Мәңгелеккә, әлбәттә. Беркайчан да кире кайтмаячагыңны үзең дә, башкалар да белеп торасыз. Ләкин гүзәл затка ияреп китү рәхәт. Бәлки берәр төрле рәт тә чыгып куяр әле дигән өмет була. Өмет мөһим. Аның артыннан теләсә кая барырга мөмкин. Матур да бит инде. Һәрхәлдә, чалгылы кара гыйфриткә ияреп киткән ише түгел.
Гомернең аргы ягында нәрсә көткәнен беребез дә белми инде. Беребез дә үлеп карамаганбыз бит. Бер уйласаң, ана карыныннан аерылу да шуңа охшашрак бит инде. Анда да яралгы үсә, өлгерә дә, вакыты җиткәч, мәңгелеккә китә һәм кире кайта алмый. Безнең үлем дә – бәлки бүтән дөньяга күчүнең, анда тууның бер рәвешедер. Әнә хәтта физика законы да: «Бер нәрсә дә юктан бар булмый һәм бардан юк булмый», – дип өйрәтә бит... Кайбер диннәрдә дә кеше җанының бер рәвештән икенчесенә күчү мөмкинлеге турында әйтелә. Төрле кануннарның һәм тәгълиматларның үзебезгә ошаган өлешен без яратабыз бит инде, бертуктаусыз кабатлап йөрергә дә әзербез. Өмет бирә торган нәрсәләр безгә икенче гомер бүләк иткән кебек тоела. Бәлки чынлап та шулайдыр.
Без әллә нинди гыйлемнәргә ия булып, әллә күпме могҗизалар тудырырга сәләтле булсак та, үзебезнең кем икәнебезне, каян килеп, кая барганыбызны аңлый алырлык халәттә түгелбез. Кирәкмидер дә инде ул. Тууыбызның, гомеребезнең һәм үлемебезнең матур булуы да җитәдер. Һәм өмет булуы. Өмет ул – бәлки безне туганнан үлемгә кадәр сөйрәп китерә торган бер җептер... яки трос шикеллерәк нәрсәдер... Ул өзелсә, кеше дә бер урында салуларга тотына бит яки таркала башлый...
Ә өмет... Ул хәтта әҗәлне дә гүзәл кыз кыяфәтендә күрергә мөмкинлек бирә...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез