«Әлеге чара бюджет өлкәсе учреждениеләре өчен, дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри булырга тиеш. Шәхси оешмаларга – тәкъдим итү характерында», –диелгән хатта.
Мөрәҗәгатьтә шулай ук Россиядә эшләүче халыкның яртысы чамасын хатын-кызлар тәшкил итүе турында Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары да китерелгән.
Росстат мәгълүматлары буенча, хәзер гүзәл затларның уртача эш атнасы 37,2 сәгать тәшкил итә. Дүрт ел элегрәк 27 минутка кимрәк булган. Шул ук вакытта ир-атларның бер атнадагы эш вакыты нибары дүрт минутка гына арткан.
Статистикадан күренгәнчә, хатын-кызлар һәр көн саен уртача 235 минут вакытын көнкүреш хезмәтенә һәм якыннарын карау-тәрбияләүгә тота, ә алты яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларның эш көннәрендә – 360 минут, ял көннәрендә – 392 минут вакыты шуңа китә, дип билгеләп үткән депутат.
«Шул ук вакытта хатын-кызлар ил икътисадына ир-атлар белән бер үк дәрәҗәдә өлеш кертә. Өстәвенә аларга өй мәшәкатьләренә дә вакыт кирәк. Сыйфатлы ял итүгә вакытлары калмау сәбәпле, хатын-кызларга бик зур физик һәм психологик йөк төшә», – дип билгеләп үтелгән мөрәҗәгатьтә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез