Табиб озак яшәүчеләр белән аралашуның үз тормышына ничегрәк йогынты ясавы белән уртаклашкан. «Хәзер үзем дә үзгәрдем: спорт белән шөгыльләнәм, әмма фанатларча түгел. Мөнәсәбәтләрне күбрәк бәяли башладым, әйбәт йоклау турында ныграк кайгырта башладым», – дип билгеләп үткән ул.
Браун әйткәнчә, 101 яшьлек ир-ат белән танышканнан соң ни өчен кайбер кешеләрнең картаймавын аңлаган ул. Ак сакаллы картның, гомумән, спорт белән беркайчан да шөгыльләнмәвен әйтүе аны нык гаҗәпкә салган.
«Беркайчан да озак утырмыйм – бары шул гына», – дип көлемсерәгән картлач.
Табиб сүзләренә караганда, озак яшәүчеләр – ашау-эчүгә карата аерым мөнәсәбәттә. Биредә өч әйберне онытмаска кирәк. Беренчедән, аз эшкәртелгән гади продуктлар куллану (ризык никадәр тизрәк әзерләнсә, шулкадәр яхшырак). Чи яшелчә, җиләк-җимеш яки вакланган, әмма тышчасы алынмыйча калган ярма сәламәтлек өчен иң кулай ризыклар дип санала.
Икенчедән, туйганчы ашамау (80 процент чамасы тамагыңны туйдырсаң, шул җитә). Өченчедән, тегене-моны ашарга ярамый, дигән уйлар белән баш катырмау, чөнки стресска гына китерә бу.
Табиб әйтүенчә, озак яшәүчеләргә картлыкка каршы көрәшү түгел, бәлки аны кабул итү һәм үзләрен ялгыз итеп тоймау ярдәм итә.
«Ишегемә һәрвакыт кемдер шакый икән. ничек инде мин үземне ялгыз итеп тойыйм», – дигән табибка йөздән узган икенче бер ир-ат.
Ә 104 яшьлек балыкчы аңа болай дип белдергән: «Эшем бар, шуңа уянам. Эшем беткәч, китәрен».
Моннан тыш, психолог әйтүенчә, озын гомерлеләрнең барысы да диярлек үзләрен сау-сәламәт кеше кебек хис итә. Карт булуларына карамастан, көн саен бер үк вакытта йокларга ятып, иртә уяна. Йокыга алар, ялкаулык билгесе, дип түгел, бәлки, тормышның аерылгысыз өлеше, дип карый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез