Мамадыш районының ЗАГС бүлеге туган якны өйрәнү музее ярдәмендә Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә яшьләр өчен махсус программа әзерләде. «Димче почмагы» дип аталган махсус оештырылган мәйданчыкта кунакларны борынгы халык уеннары, парлы биюләр, җиңел һәм иркен аралашуга юнәлдерелгән конкурслар һәм викториналар көтә. Чара 19 июльдә 17:00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе.
Катнашучылар «Йөзек салыш», «Күгәрченнәр» һәм башка уеннарда үзләрен сынап карый алачаклар. Проектның идеясе – танышу традицияләрен мәдәни һәм ихтирамлы атмосферада, борынгы бәйрәмнәр рухында үткәрү.
Инициатива бүген үзләренә пар эзләүдә кыенлыклар белән ешрак очраша торган яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар тере аралашуны җайга салырга һәм җитди мөнәсәбәтләр формалаштырырга ярдәм итә, диелә.
Проектта катнашу өчен заявканы ирекле рәвештә, исем, фамилия һәм элемтә телефонын күрсәтеп, түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: Mamadysh.lyubov@mail.ru.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез