Бу хакта Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Орнитолог сүзләренчә, Казанның Авиатөзелеш районында күчмә кара каргаларның күпләп җыелуы 10 мартта күзәтелгән. Алар башка кошлардан тышкы кыяфәтләре белән аерыла. Гадәттә, алар ябык һәм бик сак булулары белән аерылып торалар.
Иң күп кара карга оялары да Авиатөзелеш районында тупланган. «Бу канатлылар, кагыйдә буларак, иске ояларга урнашалар, аларны төзәтәләр һәм балалар чыгара башлыйлар», – ди, Илгизәр Рәхимов.
Соңгы еллардагы кара каргаларның саны кимүен билгеләп үткән белгеч, моны ул шәһәрдә агачлар саны кимү белән аңлаткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез