Газетага язылу

Өстәмә чикләүләр кертү турында фейк тарала башлады

Казан Кремле Оператив штабның Татарстанда өстәмә чикләүләр кертүе турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта ТР Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова сөйләде.

Челтәрдә санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан оператив штаб бүген режимны көчәйтү турында карар кабул итте, дигән хәбәрләр барлыкка килде.

Фейк хәбәрләрендә әйтелгәнчә, 10 октябрьдән, янәсе, перчаткалар һәм битлекләрне җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә мәҗбүри куллану кертелә. Янәсе шул көннән сәүдә нокталары һәм трнаспорт компанияләре перчатка-битлек режимын үтәүне тәэмин итәргә тиеш. Югыйсә, аларга, янәсе, административ җаваплылык йөкләнә.

Шулай ук 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен янәсе үзизоляция режимы мәҗбүри билгеләнә.

Шул көннән башлап эш бирүчеләр барлык хезмәткәрләрнең 30% тан да ким булмаган өлешен дистанцион режимга күчерергә тиеш.

Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип ассызыкладылар Казан Кремлендә.

"Интернет челтәрендә Татарстанның оператив штабына сылтама белән ялган мәгълүмат таратыла. Игътибарлы булуыгызны һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәсми мәгълүматларына һәм карарларына гына ышануыгызны сорыйбыз, - дип өстәде Лилия Галимова.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, татарстанлыларны сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм саклану чараларын үтәргә чакыралар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре