Күбрәк һәм озаккарак! Татарстанга килүче туристларның шигаренә әйләнмәгәе бу сүзләр. Хәзердән үк кунаклар арасында шундый үзгәреш сизелә, ди Татарстанның туризм буенча комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. Җәйге сезон тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле булган?
Сезон үзенчәлекләре
- 1. Туристлар күп! Сергей Иванов сүзләренчә, республика һәм аның башкаласына килүче кунаклар саны арта бара. Иң сөендергәне: алар биредә озаграк тора. Карарлык, күрәсе килерлек йөрисе җирләр шактый чөнки. «Тармак өчен бу бик мөһим», – ди Сергей Иванов.
- Ил буенча туры рейслар ачылу. Моңа кадәр илнең ерак төбәкләреннән берән-сәрән генә килсәләр, хәзер исә Улан-Удэ, Иркутск, Якутия кебек җирләрдән кунакларны ешрак кабул итәбез.
- Олы юлга рәхмәт. М12 трассасы ачылышы машинада сәяхәт итүчеләргә яшел ут бирде. Сергей Иванов моны аңлар өчен республикадагы машина номерларына карарга киңәш итте. «Кунакларның географиясе киңәйде, хәзер Самара һәм шуның кебек якын-тирә төбәк номерларын гына күрәм димә», – диде ул. Моңа өстәп су юлыннан метеорлар белән сәяхәт итүне тармак өчен мөһим һәм әһәмиятле юнәлеш икәнен искәртте.
Оялырлык булмасын!
Казан БРИКС саммиты кысасында кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Сергей Иванов сүзләренчә, туризм тармагында һәрьяклап зур эш башкарыла. Бик күп кунакханәләргә ремонт кергән, 15ләп кунакханәдә «президент класслы» номерлар әзерләнгән. Кешеләрне дә әзерлиләр.
– Кунакларны каршы алу күнекмәләренә төшендерәбез, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга өйрәтәбез. Безгә килгән кунаклар үзләрен чыннан да рәхәт хис итсеннәр өчен кирәк бу. Туклану, кунакчыллык, хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым илләрнең таләпләрен беләләр, – диде комитет башлыгы.
Җәйге сезонның санлы нәтиҗәләре
Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар, Алабуга, Чистай, Тәтеш – 4 млн кеше.
Иң күп туристлар – Казан Кремлендә (1,9 млн кеше).
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез