Газетага язылу

Өзү бәласе: чит кишәрлектәге агачның җимешен өзү караклыкмы?

Күрше алмасына кызыкма! Чит кишәрлектәге агачның җимешен өзү караклык булып саналырга мөмкин. Зыян зур булмаган очракта штраф белән котылып була әле. Ә инде зурга китсә, җинаять җаваплылыгының тагын да кырыслануы бар. Җимешкә үрелгәндә, боларның барысын да уйла! Җиләк-җимеш фәлсәфәсе, тамак хакы, күршеләр мөнәсәбәте һәм җаваплылык турында «ВТ» хәбәрчесе белеште.

Өзү бәласе: чит кишәрлектәге агачның җимешен өзү караклыкмы?

Уртак ботак

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Олег Волков фикеренчә, алмагачның ботагы синең бакчага кереп үсә икән – ул синеке. Синеке аңа керсә, аларныкы булып санала. Чиләк күтәреп, бу безнең алма, дип җыеп йөрү юк. Чия, слива, шомырт белән дә шулай. Уңышы булса, үзеңә дә, күршеңә дә җитә. Аның өчен генә кеше белән ызгышырга ярамый. Бакчаңа кереп, җыеп чыксалар, ачу килә, билгеле. Андый очракта да судка барып җитү юк.

– Элек яшьләр алма, кыяр урлап йөргәләде. Кечкенә чакта кеше бакчасына кура җиләге ашарга кергәнемне хәтерлим. Авылда андый күренешләр бетте. Бәрәңгене дә төбеннән казып алмыйлар хәзер. Элек андый нәрсәләр дә булгалый иде. Табын тулы ризык, бер нәрсәгә дә кытлык юк хәзер, – ди Олег Волков. – Авыл кешесе картаеп килә. Кышка запасны күп итеп әзерләми. Әмма закон булырга тиеш инде ул. Кеше тырышып үстерә бит. Кеше әйберенә рөхсәт сорамыйча кагылырга ярамый.

Дөрес итеп утырт!

Күршең белән сүзгә керерлек булмасын өчен агач-куакны дөрес итеп утыртырга кирәк. Лаеш районында гомер итүче Мөнирә апа Галимова әнә шулай ди.

– Алмагачларыбыз күрше бакчасына кереп үсми. Әмма җил белән кайчак безнеке – аларга, аларныкы безгә тәгәрәп килгәли. Андый очракта берни дә эшләп булмый, ашый гына күр. Ә менә кура җиләгенең күршеләргә кереп үсә торган гадәте бар. Нишләтәсең, өлешеңә шуның кадәр генә тигән, димәк. Безнеке бит ул дип, комсызланып җыеп йөргәнебез юк, – ди ул. – Кабак, кыярларыбыз да нигәдер күршегә үрелеп үсә. Читкә чыгып үсмәсен дисәң, дөрес итеп утыртырга кирәк. Монысы – үзебезнең гаеп. Бер як күршебез бик акыллы булып чыкты: кураның тамырлары кермәсен дип, койма буена тимер калай тыгып куйган. Ә инде кеше-кара күрмәгәндә, өзеп алыйм әле, дигән уй бөтенләй юк. Чит әйбергә кагылу – караклык һәм хәрам. Дус яшәгәндә, борчылырга сәбәп юк. Ә менә бала-чаганың исә кызыга торган гадәте бар. Өзеп алырга да күп сорамаслар. Күршеңнән уңмаганда, менә монысы бәлагә әйләнергә мөмкин.

«Бала-чагага кызык бит...»

Балтач районында яшәүче пенсионер Нурия апа Ганиева да, бала-чагага сүз әйтеп булмый, ди.

Чия агачыбыз урам якка чыгып үсә. Кибеткә барганда-кайтканда яшьләр шуны кача-кача ашый инде. Тәрәзәдән елмаеп шуларны күзәтәм. Ашасыннар, барыбызга да җитә бит ул. Үзебез дә яшь чакта алмага кызыгып өзгәли идек. Үзебезнеке күп, кешенекенә тигәнем юк. Әмма бала-чага өзеп ашаса, рәхмәт кенә әйтәм. Алар бит кызыгалар, – ди ул. – Кырыйга чыгып үскәнне ашаган, күзең төшкән җимешне өзеп алган өчен җәза бирергә кирәкми дип уйлыйм. Чит бакчага кереп, агачына зыян китереп урлап чыгу – монысы инде вәхшилек. Анысы өчен закон каршында җавап тоту кирәк.

Сорап аша!

Буа районының Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдиновадан авылдагы хәлләр, күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сораштык.

– Бездә кеше тормаган йортларның бакчалары бар. Аны күршеләре карап тора. Андыйларга да керү юк хәтта. Ачыклыкта үскән курага да тиюче юк. Халык муллыкта яши, чит әйбергә берәүнең дә исе китми. Акча һәм сатучы булганда, барып кына аласың, – ди җирлек башлыгы.

– Элегрәк башкачарак иде шул. Без, авыл балалары, башка урам бакчасыннан алма да, кыяр, помидорын да өзгәләдек. Бакчалардан суганнар җыйган очраклар да ишетелгәли иде авылда. Монысы инде юклыктан. Кеше аз утырткан, орлыгы булмагандыр... Ә законны истә тотарга кирәк инде. Ул бит – кеше милке. Аласың килсә, рөхсәт сора. Мин үзем «алтын кытай» алмасын яратам. Ә ул безнең авылда бер генә бакчада үсә. Аның өлгергәнен читтән генә карап йөрим. Хуҗалары кайткач, сорап алам. Менә шулай эшләргә кирәк.

Дачаларда ничек?

Казанда яшәүче Альбина Шакирҗанова ун еллап инде Югары Ослан районының Түбән Ослан авылында дача тота. Заманасында бер профессорныкын сатып алган булган. Җиләк-җимеше гел куандырып тора икән үзен.

– Безнең «Чиялек» дип аталган бакча ширкәтендә тәртип. Монда зыялы халык яши: элеккеге укытучылар, табиблар... Кеше әйберенә тию дигән әйбер бөтенләй юк. Кибеткә дә ишекне бикләмичә баргалыйм. Күршеләребез бар нәрсәгә күз-колак булып тора. Заманасында караклар кергән чаклар да булган. Хәзер чит әйбергә кызыкмыйлар, чөнки кешенең тамагы тук. Бакчалардагы муллыкка исең китә: агач-куакларның ботаклары уңыштан сыгылып тора, – ди Альбина. – Күршедәге ташландык бакча да алма белән тулган. Сорты шәп, әрәм була, дип аныкын кайчак алгалыйм. Череп ятса да, күңел әрни бит. Җир- ана аны кешегә файда булсын дип бирә. Җиләк-җимеш, яшелчәсен бушка кереп җыеп чык, дип әйтүчеләр дә бар. Ә болай чит бакчада рөхсәтсез йөрү караклык инде ул. Бүген чиясен, грушасын өзсәң, иртәгә өенә керергә дә күп сорамаслар. Закон булмаса, адәм баласы әшәкеләнә башлый. Җәзасы да кирәк.

Гадилә Бәдертдинованың дачасы Казанның Дәрвишләр бистәсендәге бакча ширкәтләренең берсендә урнашкан.

– Безнең алмагачларга чит кешеләр үрелә алмый, чөнки куакларны бакча уртасына утырттык. Коелган алмаларны күршеләргә үзебез биргәлибез. Юмарт булганда, үзеңә дә әҗере әйләнеп кайта бит ул. Ширкәтебездә куактан нәрсәдер өзеп ашаган кешеләрне бер мәртәбә дә күргән юк. Элегрәк үземнең чит бакча коймасына үрелгән кураларны өзеп капканым бар иде. Күзең төшкән әйберне ашарга кирәк. 1–2 алма ашап кына карак булып саналмыйсың, – дип саный Гадилә.

Чикләрне билгеләү

Кешене җиләк-җимешне өзгән өчен җәзага тарту агачның яки куакның кайда үсүенә бәйле. Куак чит бакчада үссә, теләсә нинди җимешне өзү урлауга керә.

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы, Мәскәү яны дачниклар берлеге рәисе Никита Чаплин аңлатуынча, агач шәхси бакчада түгел, урамда, коймадан читтә үссә, теләсә кем андый агачтан җимеш өзә ала.

– Дача коймасының икенче ягындагы җир муниципалитет милкендә яки гомуми файдаланудагы кишәрлек булырга мөмкин. Закон буенча, хуҗа әлеге җирне куллануга киртә куя алмый. Ягъни кеше койманың тышкы ягында чия яки кура җиләге утыртса, андагы җиләк-җимешне бар кеше дә өзәргә мөмкин, – ди Никита Чаплин.

Сүз уңаеннан, шаһитларның күрсәтмәсе яки видеокүзәтү камералары язмалары урлашуга дәлил булып тора, ә зыян күләмен экспертиза ярдәмендә билгелиләр. Суммасын төбәктәге җиләк-җимешнең уртача бәясеннән чыгып саныйлар. Мәсәлән, 150 сумнан 20 килограмм алма урлаган булсалар, зыян суммасы 3 мең сумны тәшкил итә.

Белгеч сүзе

Рәшид Нәҗметдинов, адвокат:

– Суд практикамда кеше кишәрлегеннән алма яки бүтән төрле җиләк-җимеш өзеп ашаган кешене җинаять яисә административ җаваплылыкка тарткан эшләр юк.

Алтынчы кассация округының (аңа Башкортстан, Мари Эл, Татарстан, Удмуртия, Чуашстан республикалары, шулай ук Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре керә) суд практикасында соңгы биш елда алмагачтан алма урлаган өчен бары бер генә җинаять эше судта каралган. Ул 2021 елда 100 кило алма урлаган өчен ачылган. Тикшерү тәмамлангач, эш судка җибәрелгән, әмма анда ике якның дуслашуы сәбәпле, әлеге җинаять эше туктатылган. Зур күләмдә алма яки башка җиләк-җимешне урлаган очракта гына эш җаваплылыкка китерергә мөмкин.

Күршенең алмагачына килгәндә, агач күрше территориясендә үсә икән, ул аның милке булып санала. Ләкин Гражданнар кодексы нигезендә, сезнең кишәрлеккә салынып торган ботакларны һәм алардагы алманы үзегез теләгәнчә куллана аласыз. Ягъни аны җыярга мөмкин. Әмма күршегез сезнең кишәрлеккә салынып торган ботакларны кисәргә теләсә – бу аның хокукы, чөнки агач аңа карый.

Әгәр дә күршегезнең агач ботаклары сезнең бакчага кергән икән, сез аны моның өчен судка бирә аласыз.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре