Газетага язылу

Пәйгамбәребез ае: Шәгъбән аеның үзенчәлекләре

21 февраль көнне барча мөселманнар шәгъбән аена аяк басты. Ул 23 мартка кадәр дәвам итә. Шәгъбән – пәйгамбәребез галәйһиссәлам ае була. Шул сәбәптән мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтү, истигъфар кылу, «әл-Ихлас» сүрәсен уку тәкъдим ителә. Шулай ук тәһәҗҗүд һәм тәсбих намазларын да торгызу бик мөһим.

Бу айның үзенчәлекләре

- Кылган игелекле эшләрнең савабы артыр.

- Элек кылган гөнаһлардан аерым тәүбә кылырга кирәк.

- Киләсе елда үләчәк кешеләрнең исемнәре тереләр дәфтәреннән үлеләр дәфтәренә күчерелер.

- Бу айның уртасында Бәраәт кичәсе булыр. Көндезен ураза тотып, кичәсен уяу хәлдә үткәрү кирәк.

- Бу айның ахыргы дүшәмбесен уразада уздыру гөнаһларның кичерелүенә сәбәп булыр.

- Бу айда биреләчәк зәкәтләрне ияләренә тапшыру тотылачак рамазан-шәриф уразасына көч-куәт бирәчәк.

* Хәдис-шәрифтә: «Рамазан аеның уразасы өчен шәгъбәндә ураза тотып, тәннәрегезне чистартыгыз», – диелә. Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам: «Кем дә булса шәгъбән аенда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның җәсәден җәһәннәмгә хәрам кылыр. Аллаһы Тәгалә аңа Әюб һәм Дауд галәйһимүсәламнәрнең савапларын бирер», – дигән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре