Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Әти-әни баласына бирә алган иң күркәм әйбер – тәрбия», – дип әйткән. Шулай ук икенче бер хәдистә болай дип әйтелә: «Әти кеше өчен бала тәрбияләү көн саен күп күләмдә сәдака биреп баруга караганда яхшырак». Тагын бер хәдистә: «Тәкъва булыгыз һәм балаларыгыз арасында гаделлек белән эш итегез (аларның һәрберсенә дә бертигез игътибар бирегез һәм кайгырту күрсәтегез)», – дип әйтелә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Дөреслектә, кыямәттәге хөкем вакыты үткәч, җәннәттәге бер кеше үзе лаек булмаган дәрәҗәләргә күтәрелер. Ул шулвакыт: «Бу дәрәҗә миңа ни өчен бирелде?» – дип гаҗәпләнер. Аңа: «Бу – балаңның синең гөнаһларыңны ярлыкауны сорап кылган догалары өчен», – дип җавап кайтарылыр», – дип әйткән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кеше үлгәч, өч төрле гамәлдән кала кылган гамәлләре өчен әҗер килү туктый. Ул өч гамәл: әҗере бетми торган сәдака – сәдака җәрия, кешеләргә файда китерә торган гыйлем, аның өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кылачак изге бала», – дип әйткән.
(«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез