«Парламент-2030» закон чыгару инициативалары бөтенроссия яшьләр конкурсы башланды

«Парламент-2030» ХIV Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс парламент мәдәниятен, яшьләрнең хокукый грамоталылыгын күтәрүгә һәм лидерлык потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.

Быел конкурсның төп темалары ясалма интеллект, гаиләгә һәм милләт сәламәтлегенә ярдәм итү, Россиянең спорт суверенитеты, яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия өлкәләрендә законнарны камилләштерүгә кагылышлы  булачак.

Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Конкурс турындагы нигезләмә һәм кушымта үрнәге нигезендә рәсмиләштерелгән конкурс эшләре 2024 елның 20 сентябренә кадәр alumni.magurt@gmail.com электрон адреска кабул ителә.

Читтән торып уку этабында җиңүчеләр Мәскәүдә узачак  финалга үтәләр. Иң яхшы закон чыгару инициативалары авторлары РФ ФС Дәүләт Думасында һәм РФ ФС Федерация Советында стажировка уза алачак.

Номинацияләр һәм конкурс эшләренә карата таләпләр турында тулырак мәгълүматны https://vk.com/club211002282 сылтамасы буенча кереп белергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре