Газетага язылу

Парламентарийлар «Физмат-Алгарыш» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

Бүген Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Физмат-Алгарыш» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин искәрткәнчә, ике ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән белем сыйфатын, физика һәм математика белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән, ел саен 250 млн сум финанслау каралган «Физмат-Алгарыш» тәҗрибә проекты эшләтеп җибәрелгән. «Нәкъ менә шушы инициатива республиканы технологик лидерлар рәтенә чыгарырга тиеш дип саныйбыз, – диде министр урынбасары. – Ике ел эчендә проект уңай нәтиҗәләр күрсәтте – тирәнәйтелгән программалы 40 физмат сыйныфы ачылды, методик материаллар тәэмин ителде һәм диагностика эшләре башкарылды. Моннан тыш, 200 математика түгәрәге актив эшләп килә, аларда 5-6 сыйныфларның 2000нән артык укучысы катнаша. Бу түгәрәкләр, катнаш укыту методикасын кулланып, математика белән кызыксынуны арттыруга гына түгел, педагогларның һөнәри үсешенә дә ярдәм итәләр».

 

Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру кысаларында укучыларга, укытучыларга һәм мәктәпләргә грант ярдәме күрсәтелгән. Ике ел эчендә 400 укучы 50әр мең сум акча алган, 780 укытучы 90-300 мең сум акчалата бүләк алган. «80 мәктәп 600 меңнән 1 млн сумга кадәр грант алды. Физика, математика һәм информатика буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен 40 мәктәп бер миллион, физмат сыйныфларында программаны гамәлгә ашырган өчен 40 мәктәп 600әр мең сум акча алды, – дип сөйләде Рамил Хәйруллин. – Бу акчалар балалар белән эшләүгә, педагогларга хезмәт хакын түләүгә, яисә укучылар белән бергә чыгып йөрүгә сарыф итә. Моннан тыш, 10 мәктәп һәрберсе 2 млн сумлык математика, физика һәм информатика кабинетлары өчен җиһазлар сатып алган. Проектка ярдәм итүгә республика бюджетыннан ике уку елында 500 млн сумга якын акча тотылган».

 

Профильле комитет әгъзалары «Физмат-Алгарыш» проектын киңәйтергә тәкъдим иттеләр, аны өлкәнрәк сыйныфларда дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр, шулай ук, парламентарийлар фикеренчә, профильле предприятиеләр белән элемтәне җайга салып, проект эшчәнлеген көчәйтергә кирәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре