Газетага язылу

Пассажирлар автобусы әйләнеп капланган: 12 кеше һәлак

Венгриядә пассажирлар автобусы катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә 12 кеше һәлак булган, кимендә 10 кеше авыр җәрәхәтләр алган. Бу хакта ил премьер-министры Петер Мадьяр хәбәр итте.

Мәгълүматларга караганда, төнлә Польша автобусы M3 автомагистралендә юлдан чыгып, чокырга төшкән һәм әйләнеп капланган. Салонда 57 пассажир һәм ике йөртүче булган.

Юл-транспорт һәлакәте Ньиредьхаза шәһәре янында килеп чыккан. Хәзер юлның әлеге өлеше ябылган. Коткаручылар 24 тонна авырлыктагы автобусны эвакуацияләү өчен краннар куллана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре