Печән чапкан вакытта бер ир-ат кулсыз калган

Якутиядә печән чапкан вакытта 50 яшьлек ир-ат кулсыз калган. Табиблар аңа ашыгыч рәвештә операция ясаган. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

Фаҗига печән чапканда була. Ир-атның кулына бәйләнгән бау, минутына 1000 әйләнеш ясый торган пресс-подборщикка эләгә һәм аның кулын да тартып ала.

Иргә 2 сәгать дәвамында операция ясаганнар, тик катлаулы ампутация, күп кан югалту, кан салу ихтыяҗы операцияне катлауландыра.

Иргә  1 литрдан артык донор каны салырга туры килгән. Хәзер авыруның хәле тотрыклы, аны өенә чыгарырга әзерлиләр, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре