Педиатр, медицина фәннәре кандидаты, КДМУ һәм КДМА доценты Илдус Лотфуллин бүгенге көндә балаларның нинди чирләр белән күбрәк авыруы хакында әйтте.
Табиб сүзләренә караганда, элегрәк авырулар арасында бөтен дөнья буенча беренчелек аллергиядә булган. Хәзер исә сабыйлар һәм яшүсмерләрнең төп проблемасы – симерү.
– Симерүгә дучар булучы балалар саны елдан-ел арта. Бу тормыш рәвеше белән бәйле һәм әле киләсе 10-15 елда да төп проблема булып калачак. Яшүсмерләр арасында бу бигрәк киң таралган. Симерү бөтен органга зыян сала.
Шунысын әйтергә кирәк, кечкенә чакта күзәтелгән симерү үскәч кенә барлыкка килгәненнән бик аерыла. Яшүсмер чактан ук бу авырудан интегү эзсез калдырмый. Моның белән көрәшүнең аерым бер вакыты гына бар. 12 яшькәчә симерү проблемасы хәл ителмәсә, соңыннан бу күпкә авыррак. Аны, кызганыч, сирәк очракта гына җиңү мөмкин. Шуңа күрә дә мин пациентларыма Гарвард тәлинкәсе буенча туклануны бер яшь тулгач ук тәкъдим итәм, – дип сөйләде белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез