Газетага язылу

Пенсиягә өстәмә түләүләр вәгъдә итүче мошенниклар активлашкан

Cоциаль фонд россиялеләрне пенсиягә өстәмә түләүләрне «гарантияле» рәсмиләштерүне тәкъдим итүче мошенникларның активлашуы турында кисәтте. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мондый оешмалар түләүле консультацияләр, «яшерен инструкцияләр» тәкъдим итә һәм янәсе пенсиягә өстәмә түләү турындагы мәсьәләне тиз арада хәл итүне гарантияли.

Фондта билгеләп үткәнчә, россиялеләр элеккечә пенсия күләме һәм стажны раслау турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итә, әмма соңгы елларда мондый мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек кими. Фондлар берләшкәннән соң ул икеләтә кимегән – 53,6 процентка, тенденция 2026 елда да саклана: беренче кварталда күрсәткеч тагын 33,6 процентка кимегән.

Бу пенсияләрне исәпләүнең үтә күренмәле системасы һәм персоналаштырылган исәпкә алу белән бәйле. 1997 елдан башлап стаж һәм хезмәт хакы турындагы мәгълүматлар бердәм базада саклана. Хезмәт «Дәүләт хезмәтләре» порталында иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып кала бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре