Пенсияләрнең күздә тотылганнан күбрәккә артачак

Агымдагы ел азагына картлык буенча уртача пенсия күләме 22,2 сумга җитәчәк. Ә 2025 елда – 24,1 мең сумга.

Пенсияне 7,3 процентка арттыру планлаштырылган булса, ул 7,5 процентка үсәчәк. Бу хакта “Известия” Россия Социаль фондының өч еллык бюджеты проектына аңлатма язуындагы мәгълүматларга таянып хәбәр итә.

Моңа кадәр Россия финанс министры Антон Силуанов 2025 ел башында пенсионерларга, шул исәптән эшләүчеләргә дә пенсия түләвенең инфляция күрсәткеченә арттырылачагын әйткән иде. Әмма “Известия” хәбәрчесенә Президент академиясенең Психологик-икътисадый тикшеренүләр институты белгече Виктор Ляшок аңлатып үткәнчә, уртача пенсияләр, эшләүчеләрнекен дә индексацияләү сәбәпле, тизрәк үсәчәк. Пенсия күләме кимендә 1,3 мең сумга артачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре