Пенсионерларны алдаучыларга җәза чараларын кырысландырырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасына пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләрнең банк счетларыннан яки электрон акча янчыкларыннан акча урлауга юнәлдерелгән мошенниклык гамәлләрен җинаятьне авыр билгегә санау тәкъдим ителгән закон проектын керткәннәр. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Тәкъдимнең авторлары – Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары.
Аңлатма язуында күрсәтеп үтелгәнчә, проект Җинаять кодексының 158, 159.3 һәм 159.6 статьяларына үзгәрешләр кертеп, өлкәннәргә карата кылынган шундый җинаятьләргә авырайту  билгесен өстәүне күздә тота.
Тәкъдим авторлары статистик мәгълүматлар китереп үткән: 2024 елда мошенниклардан зыян күрүчеләрнең 20 проценты чамасын 60тан өлкәнрәкләр тәшкил иткән. Аферистлар, корбаннарын куркытып, аларны кайгырткан булып, алдауның яңа ысулларын уйлап табуларын дәвам итә, дип билгеләп үтелгән аңлатма язуында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре