Чарага әзерлек бара.
Махсус операциягә җәлеп ителгәннәр Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашырга мөмкин ала. Ббу вариантны Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков кире какмый, дип яза ТАСС.
- Теоретик рәвештә мөмкин. Барлык детальләр каралыр. Әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк, - дип белдерде Кремль вәкиле
Песков Җиңү парадына нинди чит ил лидерларына чакырулар җибәрелгәнен төгәл әйтми. Хәзер чараны әзерләү бара, дип өстәгән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез