Песков: "Путин белән туры элемтә декабрьдә узачак"

Быел Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә декабрьдә оештырылачак һәм зур матбугат конференциясе белән берләштереләчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Туры элемтә зур матбугат конференциясе белән берләштереләчәк», – дип сөйләгән Песков Life басмасы журналисты Александр Юнашевка.

Моңа кадәр Путин туры линиягә әзерлекне башларга кушты. Шул ук вакытта Россия лидеры гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүне бюрократик яктан катлауландырмаска кирәклегенә басым ясады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре