Газетага язылу

Песков: «Путин сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасының эш йомгакларын чиктән тыш югары бәяли»

18-20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау узды.

Россия Президенты Владимир Путин элекке – сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасының эш нәтиҗәләрен бик югары бәяли. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков журналистларга шул хакта белдергән. “Президент элекке чакырылыш Дәүләт Думасының эш нәтиҗәләрен бик югары бәяли”, – дигән ул.

Моңа кадәр дәүләт башлыгының матбугат секретаре Владимир Путинның 18-20 сентябрьдә узган тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау йомгаклары буенча фракцияләр лидерлары белән очрашуын белдергән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре