Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков брифингта журналистлар соравына җавап биреп, шулай дип белдергән. Америкадагы коллегаларыбызның Киевтагы сөйләшүләре нәтиҗәләре турында Мәскәү әле бернинди дә белми, дигән Песков. “Америка вәкилләренең сәфәре йомгаклары буенча президентларның телефон аша сөйләшү ихтималын күздә тотабыз”, – дигән ул. Песков, Америка вәкилләренең тәкъдимнәре Анкориджда яңгыраганнарыннан ни дәрәҗәдә аерыла, дигән сорауга: “Бу хакта мин сезгә әйтә алмыйм”, – дип җавап биргән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез