Россия, алдан шартлар куймыйча гына, Украинадага конфликтны җайга салу буенча турыдан-туры сөйләшүләргә әзер булуын саклап килә. Бу хакта “Известия” Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә таянып яза.
“Бу позициябез элеккечә кала. Кызганычка, Киевтән мондый сигналның алынганы юк. Шуңа күрә Украина ягының әзерме-юкмы икәнлеге әлегә билгесез”, – дип белдергән ул.
Дмитрий Песков шулай ук конфликтны җайга салу юлларын эзләүгә юнәлдерелгән башлангычлары өчен АКШка рәхмәт белдергән. Шул ук вакытта килеп туган хәлнең катлаулы булуын, җитди адымнар таләп итүен билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез