Песков: Россия махсус хәрби операцияне максатларына ирешкәнче дәвам итәчәк

Россия махсус хәрби операцияне иминлекне тәэмин итү максатларына ирешкәнче дәвам итәчәк. Бу хакта Кремль рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Без махсус хәрби операцияне дәвам итәбез. Безгә илебезнең иминлеген тәэмин итү буенча куелган барлык бурычларны үтәү мөһим», - дип ассызыклады ул.

Дәүләт башлыгының матбугат секретареннән Венгрия Премьер-министры Виктор Орбанның Украинадагы кораллы каршылык 2025 елда тәмамланачак дигән сүзләрен шәрехләвен сорагач, ул шул рәвешле җавап бирде.

Песков шулай ук Россия ягы Украинадагы вазгыятьне сөйләшүләр ярдәмендә җайга салу өчен ачык, әмма бу илнең хакимияте вакыйгаларны бу рәвешле үстерүгә әзерлеген күрсәтми, диде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре