Петр Гавриловның “Сражается крепость” китабы икенче тапкыр дөнья күрде

Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның “Сражается крепость” китабы төзәтмәләр һәм өстәмәләр белән икенче тапкыр дөнья күрде. “Татар-информ” агентлыгында китапны тәкъдим итү чарасы булды.

Брест крепостен яклаучыларның батырлыгы Бөек Ватан сугышы елъязмасында алтын хәрефләр белән язылган. Элеккеге 44 нче укчы полкның командиры, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов бу документаль повестьта зур дулкынлану белән үз башыннан кичергәннәрне бәян итә. Көнчыгыш фортны һәм крепостьның башка участокларын оборонада тотучыларның батырлыгы турында сөйли.

Тәкъдим итү кичәсендә төп рольне уйнаучыларның Питрәч районыннан булуы юктан гына түгел, чөнки Петр Гаврилов шушы районның Әлбәден авылында туып үскән. Район башлыгы Рәис Сөләйманов Җиңүнең 80 еллыгына багышланган башка чаралар, аерым алганда “Әлбәден хәрби реконструкция” фестивале турында да сөйләде һәм бәйрәмгә чакырды. Бу чара быел җиденче тапкыр 21-22 июнь көннәрендә геройның туган авылында үтәчәк.

Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге җитәкчесе Илһам Кашапов та бик матур фикерләр җиткерде. “Белоруссиядә татарстанлыларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын сокланып та, горурланып та искә алалар, онытмыйлар, – диде ул. – Гаврилов тарихы Татарстан белән Белоруссияне берләштереп тора. Без, гомумән, Татарстан белән бергә җитди эшләр башкарабыз. Белоруссияне азат итү өчен кан койган татарстанлыларның исемлеген барлыйбыз. Һәлак булганнарның каберләрен карап торабыз. Бу хөрмәт алга таба да дәвам итәчәк”, – диде ул.

Татмедиа республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исә тарихыбызның нинди бай икәнлеген әйтеп, аны сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртте. Журналистлар соравына җавап буларак, китапның татар теленә тәрҗемә ителүен дә мөмкин хәл, уйлашырга кирәк, диде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре