Газетага язылу

Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган

Төнлә Краснодар пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменә дучар булды.

Һөҗүм нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелгән. Төбәк башлыгы һәлак булучының гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

"Краснодарда пилотсыз очкычларның террорчылык һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды. Һәлак булучының туганнарының тирән кайгысын уртаклашам", – дип язган губернатор Вениамин Кондратьев үзенең Телеграм-каналында.

Аның сүзләренчә, ВСУ пилотсыз очкычлары төбәк үзәгендә күп фатирлы торак йортларга һөҗүм иткән. Барлыгы өч йорт зыян күргән. Аларның берсендә янгын чыккан, аны оператив рәвештә сүндергәннәр. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматы буенча, бер төн эчендә Россия төбәкләре күгеннән 85 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре