Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә милкенә зыян килүчеләргә акча түләнәчәк

Татарстан башкаласында яшәүчеләргә 2024 елның 21 декабрендә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме аркасында милек югалтучыларга яки зыян күрүчеләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары коррупциягә каршы экспертизага тапшырылды.

Беренче ихтыяҗ мөлкәтнең бер өлешен югалткан очракта, түләү бер кешегә 78,3 мең сум тәшкил итәчәк, тулы ихтыяҗ булганда – 156,7 мең. Милектәге автомобиль транспорты ярамаслык хәлгә килгәндә яисә зыян күргән очракта түләү бәйсез экспертиза билгеләгән зыян суммасы күләмендә гамәлгә ашырылачак.

Акчаларны төбәк Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүлеп бирәчәкләр. Аларны Татарстан Республикасы Хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  бүлеп бирәчәк. Беренче ихтыяҗ мөлкәтен тулысынча яки өлешчә югалтуга, шулай ук автомобиль транспортын югалтуга яки зыян күрүгә бәйле рәвештә финанс ярдәменә мохтаҗ гражданнар исемлеген Хезмәт министрлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә тәкъдим итәчәкләр.

Мөлкәтен югалткан гражданнарның үзләреннән ТР Хезмәт министрлыгының яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә (идарәсенә) шәхси мөрәҗәгать аша гариза бирергә кирәк булачак. Шулай ук гаризаны законлы вәкил яисә ышанычнамә белән тапшырырга хокуклы. Әгәр гариза һәм аңа кушымта итеп бирелгән документларның күчермәләре таләпләргә туры килмәсә, социаль яклау бүлеге баш тарту турында шәхси мөрәҗәгать көнендә хәбәр итәчәк (әгәр документлар почта аша җибәрелгән булса – гариза теркәлгән көннән алып биш эш көне эчендә карала).

Әгәр гариза һәм аңа кушымта итеп бирелгән документлар күчермәләре таләпләргә туры килсә, социаль яклау бүлеге аларны хезмәт министрлыгына биш эш көне эчендә тапшырачак. Ведомство финанс ярдәмен билгеләү яки билгеләүдән баш тарту турында карарны ун эш көненнән дә соңга калмыйча кабул итәргә һәм аның турында гариза бирүчегә тагын өч эш көне эчендә почта аша хәбәр итәргә тиеш.

Ярдәм Россия банкларында зыян күрүчеләрнең ачылган счетларына министрлыкка моның өчен бүлеп бирелгән акчалар кергәннән соң биш эш көне эчендә күчереләчәк.

Украина пилотсыз очкычлары узган елның 21 декабрендә «Лазурные небеса», «Манхеттен» торак комплексларын, шулай ук Клара Цеткин урамындагы йортны зарарлаган иде. Тагын бер БПЛА Кызыл Позиция урамындагы 5 нче йорт ишегалдына төште.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре