Пилотсыз очкычлар белән идарә итү буенча Татарстанда контракт төзүчеләргә 3,1 миллион сум түләнә

Пилотсыз очкычлар подразделениесендә хезмәт итү буенча Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр 3,1 миллион сумга кадәр түлиләр. Илдә иң югары түләүләрнең берсе бу. Бер тапкыр түләү ике өлештән тора: 2,7 миллион сумы – республикадан, 400 мең сумы – Оборона министрлыгыннан.

Пилотсыз очкычларны якынга һәм еракка очырту, коптер тибындагы дроннар һәм FPV-дроннар белән идарә итү бүлекләренә җыялар. Яңа гына контракт төзүчеләр “Ланцет”, “Орлан”, “Элерон”, “Герань” кебек дроннар һәм башка пилотсыз очкычлар белән эшләячәк.
Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәнергә һәм Оборона министрлыгы белән контрактка кул куярга ниятләүчеләрне август азагына кадәр көтәләр. Нибары 50 кешене генә җыялар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итүгә, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләргә бәйле мәгълүматлар белән heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга яки 117 телефоны аша белешергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча (1 нче разряд) хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Казан ш., Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221-44-52. Шулай ук 117 (ТР территориясендә) һәм 8 800 222 59 00 (башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен) номерлары буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре