Газетага язылу

Пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме белән бәйле теракт турында эш кузгатылды

Мәскәү төбәгендә пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме белән бәйле рәвештә теракт турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

«Мәскәү төбәгенә пилотсыз очкыч аппаратлары белән массакүләм һөҗүмнәр факты буенча Тикшерү комитетының төп Тикшерү идарәсе тарафыннан «Террорчылык акты» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча эш кузгатылган», – диде ул.

Белгечләр БПЛА һәм шартлаткыч җайланмалар типларын, шулай ук китерелгән зыянның күләмен билгеләячәк, дип билгеләп үтелә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре бер төн эчендә 337 Украина пилотсыз очкычын Россия төбәкләре өстеннән бәреп төшергән. Һөҗүм 2025 елда иң массакүләм булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре