«Пилотсыз системалар гаскәрләрендә карьера баскычы буйлап югары күтәрелү мөмкинлеге бар. Офицер булырга мөмкин – әйтик, мин читтән торып югары белем алам, шуннан соң мине тагын бер баскычка күтәрерләр дип өметләнәм. Сез дә бер елга контракт төзеп, үзегезне бу юнәлештә сынап карый аласыз», – диде хәрби.
Искәртеп үтәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу - илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт имзалау, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында мөмкин. Шулай ук контракт буенча (1нче разряд) хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Казан шәһәре, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яисә 117 кол-үзәк номерына шалтыратырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез