Масштаблы сугыш булмады, әмма америкалылар Ислам революциясен саклаучылар корпусы корабларына һавадан һөҗүм ясады. Җавап итеп ИРСК хәрби-диңгез көчләре Фарсы култыгындагы Америка көчләренә ут ачты.
Кыска вакытлы локаль бәрелешләр ике якның үзара сөйләшүләренә йогынты ясамады. Килешү проектын футбол тубы кебек бер яктан икенче якка тибеп йөртәләр. Инде килешенеп бетте дигәндә генә, Трамп проектка үзгәрешләр кертте. Ике ил арасындагы дипломатик бәхәс дөнья матбугатының игътибар үзәгендә, чөнки килешүнең төзелү-төзелмәве зур кризисның башлану-башланмавына бәйле. Израиль матбугаты «Иран АКШ белән килешү проектын яңадан үзгәртәчәк: «Без килешүгә ирешә алмау мөмкинлегенә дә әзер» дигән баш астында язма бирә. «Российская газета» да: «Условия ужесточаются: Трамп потребовал внести изменения в соглашение с Ираном», – дип яза.
Ике як та вакыт отарга тырыша. Вашингтонда блокада шартларында Иран озак чыдамас, бирелер дип уйлыйлар. Тәһран да океан артындагыларның озакка түземе җитмәс дип көтә. Фарсы ягы үткән атнада, Оман Һүрмүз бугазы аша үткән кораблардан Иран белән бергәләп түләү алу турында килеште, дигән хәбәр таратты. Моңа җавап итеп Трамп: «Әгәр Оман Һүрмүз бугазын үз контроленә алырга тырышса, АКШ аны тар-мар итәчәк», – дип янады. Шунысы кызык: Оман солтанлыгын Якын Көнчыгыш Швейцариясе дип йөртәләр, чөнки ул һәрвакыт нейтралитет саклый.
Төбәктәге киеренкелек Израиль сәясәте нәтиҗәсе, әлбәттә. Трамп Тель-Авив кармагыннан ычкына алмый. Җитмәсә, Израиль элиталары арасында сугышны Төркия һәм Мисыр яссылыгына күчерергә өндәүчеләр күп. Аек акылга сыймаса да, вазгыятьнең нечкәлекләрен яхшы белүчеләр күрә ала: бик мөмкин сценарий бу. Сиончылар Вашингтонны шуңа этәргә тырышачак. Провокацияләр ясап, астыртын сәясәт үткәрү осталары буларак алар зур масштаблы Якын Көнчыгыш сугышын китереп чыгарырга омтылачак. Америкадан башка үзләре берни дә майтара алмый, билгеле. Вашингтон финанс ярдәмен генә туктатса да, Израиль дигән берәмлек тиз җимереләчәк. Сиончылар океан артыннан бер елга 17,4 миллиард долларлык финанс ярдәме алып тора. Федераль ярдәмнән тыш, Америка штатлары да Тель-Авивка мул акча күчерә. Нью-Йорк, мәсәлән, 4,8 миллиард доллар түли.
АКШның үзендә хәл зур түнтәрелешкә таба бара. Иң йогынтылы инвесторларның берсе Питер Тиль «хәвеф арта», «хәзерге система тотрыксыз», «Б» планы кирәк» дигән фикерләр әйтә. Аның «Б» планы АКШтан күчеп китүдән гыйбарәт. Соңгы көннәрдә аны Аргентинага күчте, диләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез