• Фото: ТР Питрәч районы матбугат хезмәте

Питрәч районыннан СВОга 20 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр

Махсус хәрби операция уздыру зонасына Питрәч районыннан 20 тонна йөк җибәргәннәр. Йөк составына азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, кием-салым, төзелеш кораллары һәм материаллары, җылылык пушкалары, бензин пычкысы, техника өчен запас частьләр, шулай ук хәрбиләргә исемле посылкалар кергән.

Йөкне әзерләүдә районның Көмеш волонтерлары аеруча зур роль уйнады - алар блиндажларны һәм техниканы каплау өчен 40 маскировка челтәре үреп бирде, дип яза Татар-информ.

«Гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга зур рәхмәт! Битараф булмаган халыкны да, иганәче — безнең район эшмәкәрләрен дә, маскировка челтәрләре үргән волонтерларны да билгеләп үтәсе килә! Район оешмалары һәм учреждениеләре, авыл җирлекләре һәрвакыт зур активлык күрсәтә. Йөк төяүдә катнашучыларга рәхмәт белдерәм! Сез зур эш эшлисез! Безнең хәрбиләр безгә мохтаҗ!» - диде район башлыгы Рәис Сөләйманов.

Элегрәк ТР РәисеРөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре