Питрәч авылында күп балалы Шәфыйковлар гаиләсе сайлауларга тулы составта килгән. Бу хакта ТР Питрәч районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаиләдә дүрт малай үсә: Раниэль, Нил, Эрик һәм Лимар. Рафаэль һәм Диләрә Шәфыйковлар улларын үз үрнәкләрендә тәрбияләргә тырышалар.
Гадәт буенча гаилә Питрәч 2 нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирә. Бу юлы да шулай эшләргә булганнар.
«Безнең республикада балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган: заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары, боз сарайлары һәм бассейннар, спорт заллары, парклар һәм балалар мәйданчыклары төзелә. Болар барысы да барлык районнарда бар. Һәм бу шәп! Минемчә, Татарстанның иртәгәге көне хәл ителгәндә читтә калырга ярамый! "- дип белдерде күп балалы әни Диләрә Шәфыйкова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез