Газетага язылу

Питрәчтә узган көрәш ярышының җиңүчеләре билгеле

Питрәч районының спорт залында «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча 17 нче шәхсикоманда ачык турниры узды, дип хәбәр итә район газетасы.

Турнирда 2007-2009 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар ярышкан. Алар өч авырлык категориясендә көч сынаша. Үз авырлык категорияләрендә җиңүче егетләр: Камил Закиров (30 килограммга кадәр, Мәскәү районы, Казан), Ярослав Лывин (40 килограммга кадәр) һәм Ильяс Гарипов (+40 килограмм, икесе дә Ленино-Кокушкино авылыннан). Гомумкоманда зачетында беренче урында ленинококушкинолылар. Икенче урынны район үзәгенең икенче мәктәбе алды, өченчене – беренче мәктәп. Ир-атлар арасында пьедесталның югары баскычына Илһам Гайфетдинов (70 килограммга кадәр, Мамадыш), Марат Сафин (90 килограммга кадәр, Шәле), Фәрхәт Фәйзуллин (+90 килограмм, «Ак Барс Питрәч») күтәрелде.
Кубокны һәм төп призны «Ак барс Питрәч» командасы яулады. Икенче урында шәлелеләр, өченчедә - Күн командасы. Барлык призерлар да оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды. Иң алдынгы яшь көрәшче буларак, Ярослав Лывинга район көрәшчеләреннән һәм ветераннарыннан велосипед тапшырдылар. Сөнгатуллиннар гаиләсе - Рияз, Инсаф һәм аларның әтиләре Марсель берьюлы өч приз алды. Аларның һәркайсы үз авырлык категорияләрендә өченче урынны алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре