Питрәчтән 53 яшьлек ир-ат ни өчен махсус операциягә китәргә карар кылуы турында «Татар-информ» яза.
Алексей Костюнин Татарстанның Питрәч районы Карповка авылында яши. Колай мәктәбендә белем алганнан соң ул Ленино-Кокушкино училищесын тәмамлый, шунда машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. 1992 елда Красноярскида, бронетанк гаскәрләрендә хезмәт итә, бүлек командиры була.
Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Алексей аны да махсус хәрби операциягә чакырырлар дип көтә. Әмма повестка килми. Шуннан соң ул үз теләге белән китәргә карар кыла, ләкин улының хәрби хезмәттән кайтуын көтә. Хәзер улы өйдә, хуҗалыкны карарга кеше бар. Алексейның хатыны вафат, аның игезәк балалары әтисенең карарын хуплый.
«Ватанымны яратам. Ә Ватан ул – балалар, гаилә, әти-әни», – ди ул.
Хәзер Алексей документлар рәсмиләштерә. Питрәчтә медкомиссияне чиратсыз узган – махсус хезмәткәр озатып йөргән. Кайда хезмәт итәчәген әлегә белми.
Ул нәкъ менә олы, тәҗрибәле ир-атлар сафка басарга тиеш дип саный.
«Синең урынга моны башка берәү эшләр дигән уй юк. Ватан чакыра икән, димәк, барырга кирәк», – дип аңлата Костюнин.
Бүген Татарстан контрактникларга түләүләр буенча төбәкләр арасында лидерлар рәтенә керә. Питрәч районы хәрби комиссариатында контракт имзалаган хәрбиләргә бер мәртәбә 3,4 миллион сум түлиләр. Шуның 400 меңе – РФ Саклану министрлыгыннан, 2,7 миллионы – Татарстан Республикасыннан, 300 меңе – Питрәч районыннан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез