“Россия тимер юллары” көньякка бару өчен тулы юлга билетлар булмаганда, бер поездда төрле урыннарга күчеп утыру мөмкинлеген булдырган.
“Татар-информ” компания мәгълүматларына таянып язганча, кирәкле поездга тулы маршрут өчен билетлар бетсә, пассажирга шул ук поездда юлның төрле өлешләрендә буш урынга күчеп утыруны тәкъдим итәчәкләр. Бу очракта бер үк класстагы, шулай ук төрле класстагы вагоннардан урыннар бирелергә мөмкин.
 Әмма бер мәҗбүри шарты бар: станциядә поездның туктап тору вакыты 5 минуттан ким булмаска тиеш. Пассажир шушы вакыт эчендә вагоннар аша яки платформага чыгып яңа урынга күчеп утырырга өлгерсен өчен кирәк бу.
Мәсәлән, Мәскәүдән Адлерга юлга кузгалучы, әйтик, Ростов-Донга кадәр 3нче купе вагонында 77нче урында барса, Ростовта 8нче “спальный вагон”ның 7 нче урынына күчеп, Алерга кадәр шунда утырып барачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез